news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пассажир ташучылар Казанда транспортта билет бәясен 5 сумга арттыруны сорый

Хәзер Казанның җәмәгать транспортында юл йөрү бәясе транспорт картасы белән 27 сум, банк картасы белән — 30, акчалата түләгәндә 35 сумны тәшкил итә.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда пассажир йөртүчеләр җир өсте җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен биш сумга арттырыруны яки ташламлы йөрүчеләр өчен бюджеттан бирелә торган компенсация күләмен яңадан карауны сорый.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасының Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде.

Ул пассажир ташучыларның Татарстан бюджетыннан QR-кодлар буенча компенсация алмавын аңлатты, чөнки республикада бер километр өчен башкарылган эшкә түләнә торган брутто-контрактлар юк, диде ул. Алар өчен бердәнбер табыш чыганагы булып юл йөрү билеты кала.

«Татарстан бюджетыннан Казанның пассажир ташучыларына QR-кодлар буенча компенсация түләнмәде. Искәртеп китәм, хәтта компенсация түләнгән очракта та, вазгыять барыбер бик катлаулы булып кала. Ягулыкка, җәмәгать транспорты өчен запас частьләргә бәяләр артты, хезмәткәрләргә дә хезмәт хакларын арттырырга кирәк, чөнки азык-төлеккә бәяләр үсә», — дип белдерде Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе.

Пассажир ташучылар ситуациядән чыгуның бердәнбер юлын гамәлдәге тарифларны һәм ташламага ия пассажирларны йөрткән өчен компенсация күләмен яңадан карауда күрә. Шулай итеп, алар түләүнең һәр төре өчен юл йөрү бәясен — биш сумга, икенче очракта, Татарстан Республикасы бюджетыннан компенсацияне 27 сумга кадәр күтәрүне сорый

Хәзер Казанның җәмәгать транспортында юл йөрү бәясе транспорт картасы белән 27 сум, банк картасы белән — 30, акчалата түләгәндә 35 сумны тәшкил итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100