news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Транснефть-Прикамье» Пермь краенда нефть резервуарын файдалануга тапшырды

Резервуарга нефть Холмогор - Клин һәм Сургут - Полоцк магистраль нефть үткәргечләреннән кабул ителәчәк.

«Транснефть-Прикамье» Пермь краенда нефть резервуарын файдалануга тапшырды
«Транснефть — Прикамье» матбугат хезмәте

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). «Транснефть — Прикамье» АҖ Пермь районы нефть үткәргеч идарәсенең «Пермь» линия җитештерү диспетчерлык станциясендә нефть саклау өчен яңа резервуарны файдалануга тапшырды.

50 мең кубометрлы резервуар техник яктан яңадан коралландыру, капиталь ремонт һәм предприятиене реконструкцияләү программасы буенча хәзергесенең куркынычсыз куллану вакыты төгәлләнгәннән соң төзелгән.

Резервуар нефть парларын минимальләштерүөчен уңайлы капкач белән җиһазландырылган, корылманың диаметры 60 метрга һәм биеклеге 18 метрга җитә. Төзегәндә кулланылган металл конструкцияләрнең гомуми авырлыгы 1300 тоннага якын. Резервуар паркында янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру максатыннан янгын сүндерү автоматикасы системасын эшләп бетерделәр.

Файдалануга тапшырылыр алдыннан 72 сәгатьлек комплекслы сынау үткәрелде, ул резервуарның, шулай ук барлык ярдәмче системаларның максималь ышанычлылыгын раслады.

Резервуарга нефть Холмогор - Клин һәм Сургут - Полоцк магистраль нефть үткәргечләреннән кабул ителәчәк. Яңа сыешлыкны эксплуатацияләү срогы 50 ел тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100