Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Хөснуллин: М12 юлы төзелеше 20 млрд сумга кыйммәтләнү сәбәбен ачыкларга кирәк
Яңа трасса Мәскәүдән Казанга 6,5 сәгатьтә барып җитү мөмкинлеге бирәчәк.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Ком бәясе арту сәбәпле, М12 юлын төзү 20 млрд сумга кыйммәтләнгән. Шундый зур аерма килеп чыгу сәбәпен компетентлы органнар ачыкларга тиеш.
«Ком бәясе арту М12 юлының төзелешенең бәясе 20 миллиард сумга кыйммәтләнүгә китерә. Бу бик зур акча», — диде «Москва. Кремль. Путин» программасында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин.
Хөснуллин комның ике тапкырга кыйбатлануын аңламавын, анда импорт катнашмалары булмавын әйтте.
«Минемчә, бу мәсьәләне компетентлы органнар белән ачыкларга кирәк һәм без ачыклаячакбыз», — диде ул.
Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов белдергәнчә, бәяләр артуга карамастан, Мәскәүне Түбән Новгород һәм Казан белән тоташтырачак юл төзелеше вакытында тәмамланачак.
М12 юлы «Европа — Көнбатыш Кытай» глобаль проектының бер өлеше булып тора. Ул Владимир, Муром, Арзамас, Сергач, Канаш аша уза, шулай ук Мәскәүдән Казанга 6,5 сәгатьтә барып җитү мөмкинлеге бирә.
Автоюлның төп өлешен 2023 елның ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз