news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә әниләргә хезмәт хакы түләүне кертергә тәкъдим иттеләр

Бу чара туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк, дип саныйлар.

Россиядә әниләргә хезмәт хакы түләүне кертергә тәкъдим иттеләр
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). «Гадел Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Олег Шеин балалар тәрбияләүче россиялеләргә даими түләүләр билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Әниләргә хезмәт хакы рәвешендә ата-аналарга даими түләүләр кертергә кирәк», — диде ул.

Парламентарий сүзләренчә, бу чара туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, Шеин катлаулы финанс хәлендә булган гаиләләргә даими түләүләр кертергә кирәк дип саный.

Аның бу тәкъдиме белән ЛДПР фракциясе җитәкчесе Ярослав Нилов та килешкән. Ул Россиядәге гаиләләр балалар өчен акчаны күп тота дип әйтте һәм балигъ булмаган балаларга түләүләр идеясен хуплады.

17 декабрьдә еллык йомгаклау конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин җиде яше тулмаган балалары булган барлык гаиләләргә дә бишәр мең түләячәкләр дип белдерде. Яңа ел алды түләүләрен 14,7 млн балага бирәчәкләр, хөкүмәт моның өчен 73,6 млрд сум бүлеп биргән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100