Владимир Путин Чаллыда автомобиль сәнәгате буенча киңәшмә үткәрә

Киңәшмәдә кризисны җиңеп чыгу буенча чаралар хакында фикер алышыначак
(Чаллы, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген РФ Премьер-министры Владимир Путин Чаллыда киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә, аерым алганда, Россия автомобиль сәнәгатендәге кризисны җиңеп чыгу буенча чаралар хакында фикер алышыначак.
Автомобиль җитештерүчеләрнең РФ Хөкүмәтенә ике үтенече бар: автомобильләргә сорауны стимуллаштыру буенча ашыгыч рәвештә чаралар күрү (лизинг программаларына ярдәм күрсәтү – шуның бер варианты) һәм ташламалы кредитлар бирү.
“КАМАЗ”, “ГАЗ”, “Соллерс” төркеме кебек җитештерүчеләр лизингка ярдәм күрсәтү белән кызыксына. Хәзерге вакытта лизинг бик нык кыскарды (ставкалар 16 проценттан 25-30 процентка кадәр үсте). Тәкъдимнәрнең берсе дәүләтнең вәкаләтле лизинг компанияләренә кредитларны ташламалаы шартларда бирүенә кайтып кала. Процент ставкасын субсидияләү – шуның бер варианты. “КАМАЗ”да лизинг компанияләренә кредитларның гомуми күләме 15 миллиард сумнан да ким булмаска тиеш, дип саныйлар.
Тагын бер тәкъдим – дәүләт сатып алулары вакытында аванс бирүне хәзерге 30 процент урынына һичьюгы 50 процентка кадәр арттыру.