news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан делегациясе Актанышның икътисади үсеш тәҗрибәсе белән танышты

Алар «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернатын һәм технологик техникумдагы укыту-тәрбия эшчәнлеген дә карады.

Башкортстан делегациясе Актанышның икътисади үсеш тәҗрибәсе белән танышты
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 19 ноябр, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Башкортстан җитәкчелеге эшлекле сәфәр кысаларында Актаныш районында сәнәгать паркы, агрегат заводы эшчәнлеге белән танышты. Аларны район башлыгы Энгель Фәттахов озата йөрде.

Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев, «Башкортостан Республикасы агросәнәгать кластерының идарә компаниясе» генераль директоры Максим Маргиев һәм аның үсеш буенча урынбасары Гөлнара Ишкильдинаны «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат һәм технологик техникумдагы укыту-тәрбия эшчәнлеге таң калдырды.

Гади авыл районында икътисади үсешкә ничек ирешеп була- әлеге сорауларга җавапны кунаклар Актанышка эшлекле сәфәр вакытында тапмый калмады. Шулай ук Башкортстан делегациясенә дәүләт программасы кысаларында төзелгән кече авыллардагы модульле кибетләр эшчәнлеге дә күрсәтелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot