news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 569,5 меңнән артык укучы «Путин түләве»н алган

Түләү алу өчен гаризаны 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалы гаиләләр 2021 елның 31 октябренә кадәр Россия пенсия фондына бирә ала.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстаннан мәктәп яшендәге 569,5 меңнән артык бала 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган яңа түләүләр алган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россиянең Татарстан буенча пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

«Якынча фараз нигезендә, республика буенча мәктәп укучыларына яңа түләүләр алучылар саны 563 меңнән артып киткән, хәзерге вакытта 569,5 мең бала түләүләр алган. Түләү алуга гариза кирәк. Мәктәп укучыларының әти-әниләре гаризаны 2021 елның 31 октябренә кадәр Россия пенсия фондына бирә ала. Әгәр кемдер моны соңрак эшләсә, акча түләнмәячәк», — диделәр фондның матбугат хезмәтендә.

Түләү алу өчен гаризаны 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалы гаиләләр бирә ала. Шул ук вакытта балага 2021 елның 1 сентябренә алты яшь туларга, ә 2021 елның 3 июленә ул 18 яшьтән узмаска тиеш. Шулай ук түләү төп гомуми белем бирү программалары буенча укыганда, 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә бирелә.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен балалар һәм ата-аналарның, уллыкка алучылар яки попечительләрнең Россия гражданлыгы булуы, шулай ук ил территориясендә яшәве мәҗбүри шарт булып тора.

Түләү күрсәтелгән яшьтәге һәр балага билгеләнгән, гаиләнең муллыгына бәйле түгел һәм башка социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәткәндә гаиләнең керемнәре составында исәпкә алынмый. Акчалар гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә. Бу РФ территориясендә эшли торган теләсә кайсы түләү системасының саклык кенәгәсе яки банк картасы булырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100