Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты наркомания һәм токсикоманияне кисәтүгә 10 млн. сум акча җитәрлек түгел дип саный

2011-2013 елларда җәмәгатьчелек тәртибен саклауда катнашкан гражданнарның эшчәнлеген республика бюджетыннан финанслау каралмаган

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары 2011 елда хокук бозуларны кисәтү, наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау буенча программа чаралары өчен каралган 10 млн. сум акчаны җитәрлек түгел дип саный. Бу хакта бүген парламентта республиканың 2011 ел өчен бюджет проектын карау вакытында хәбәр ителде.

Татарстанның төп финанс документы буенча фикер алышуда ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау буенча эш берничә юнәлештә алып барыла, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы аерым программалар бу проблемаларны да читтә калдырмый, уртак эшчәнлекнең нәтиҗәсе җитәрлек булыр дип көтелә.

Депутатлар 2011-2014 елларда хокук бозуларны кисәтү буенча планлаштырылган чараларны тормышка ашыру өчен - республика бюджетында 718 млн. сум акча, ә наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау буенча программа чаралары өчен 2011 елда 50 млн. сум акча карауны сорый.

2011-2013 елларда шулай ук республика бюджетыннан җәмәгатьчелек тәртибен саклауда катнашкан гражданнарның эшчәнлеген финанслау каралмаган. Парламент тыңлаулары вакытында ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин бюджеттан тыш чараларны җәлеп итәргә чакырган иде.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, республиканың киләсе ел бюджетында “Милли оборона” бүлегенә - 81 млн. 893 мең сум, “Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлегенә - 3 млрд. 757 млн. 737,6 мең сум, “Гомумдәүләт мәсьәләләре” бүлегенең “Суд системасы” бүлекчәсенә 217 млн. 553,6 мең сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына – 3 млрд. 774 млн. 965,2 мең сум, ТР Юстиция министрлыгына – 244 млн. 321,4 мең сум, ТР Конституция судына – 25 млн.431 мең сум, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә 12 млн. 551,3 мең сум акча карау көтелә.
Бүген комитет утырышында шулай ук депутатлар “Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында” ТР Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында, закон проектын беренче укылышка әзерләде.

ТР Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина һәм Рафил Ногманов тарафыннан кертелгән закон проекты белән балигъ булмаганнарны тернәкләндерү буенча эшләнгән индивидуаль программаның һәм аны тормышка ашыру буенча чаралар планының килештерү тәртибе үзгәртелә. Әлеге документлар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе тарафыннан раслана һәм авыл җирлекләрендә - муниципаль берәмлек башлыгы белән, шәһәр җирлекләрендә һәм шәһәр округларында җирле хакимият башлыгы яки аның вәкаләтле вәкиле белән килештерелә.

Әлеге закон проекты беренче укылышта кабул итәр өчен, ТР Дәүләт Советы Президиумына тәкъдим ителде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары Татарстан Республикасының алдагы биш елга җәмәгать судьялары кандидатураларын карады, республика районнары җәмәгать судьяларының суд участогы чикләрен билгеләүче закон проектларын икенче укылышка әзерләде, федераль закон проектларын хуплады.