Илдар Халиков: “Татарстан белән Саксониянең уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен зур мөмкинлекләре, ныклы элемтәләре бар”

Татарстан-Саксония эшлекле форумында ясаган чыгышында ТР Премьер-министры шуңа игътибар юнәлтте

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Автомобиль төзелеше, сәнәгатьне модернизацияләү, нанотехнологияләр, энергия саклау, энергиянең альтернатив чыганакларын булдыру, фән һәм мәгариф -Татарстан белән Саксония арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре санала. Россия һәм Алманиянең бу ике төбәге арасында хезмәттәшлекне үстерүнең мөмкин булган юллары хакында бүген Казанда ачылган Татарстан-Саксония форумында фикер алышалар. Билгеле булганча, бу традицион җыен Казан һәм Дрезден калаларында чиратлап оештырыла.
Форумда катнашу өчен Татарстан башкаласына Саксония Премьер-министры урынбасары, икътисад, хезмәт һәм транспорт министры Свен Морлок җитәкчелегендәге делегация килде. Ул Саксониянең автомобиль төзелеше, авиасәнәгать, төзелеш сәнәгате өчен химия производствосы белән бәйле 50 гә якын эшлекле даирә вәкилен, рәсми затларны үз эченә ала. Бүген көннең беренче яртысында “Шаляпин” отелендә Татарстан-Саксония эшлекле форумының ачылышы һәм пленар утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Алмания Татарстанның стратегик тышкы сәүдә партнерларының берсе. Моңа үзенең сәламләү чыгышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков та басым ясады. Аның белдерүенчә, Татарстан Россиянең Алмания белән тагын да актив хезмәттәшлек итүче төбәге. Агымдагы елның беренче яртысында ике арада тышкы сәүдә әйләнеше күләме 850 млн. доллардан артып киткән. Бу, 2003 елгы күрсәткечтән, 5 тапкырга артык. “Әлеге саннар ике як сәясәтчеләренең нәтиҗәле очрашуларының бизнес өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә китерүенең яхшы үрнәге”, -ди Татарстан Премьер-министры.
Бу хезмәттәшлектә Алманиядән кергән инвестицияләрнең роле зур. Бүгенге көндә Татарстанда Алмания капиталы булган 38 компания эшләп килә. Республика, аеруча, Саксония һәм Бавария белән тыгыз хезмәттәшлек итә.Саксония федераль җире белән хезмәттәшлектә автомобильләр төзелеше, автокомпонентлар җитештерүгә, энергия саклау технологияләренә, химия, нефть химиясе, фән һәм мәгариф өлкәләренә үзәк урын бирелгән. “Әмма әле ике якның потенциалы тулысынча файдаланылмый. Уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен зур мөмкинлекләребез, ныклы элемтәләребез бар”,- дип саный Хөкүмәт башлыгы. Аның уйлавынча, Саксония компанияләре “Алабуга” МИЗ да үз проектларны гамәлгә ашыра, Татарстанның эре машина төзелеше, нефть химиясе предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә ала. Агросәнәгать өлкәсендә дә уртак эшчәнлек өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бу һәм башка мәсьәләләр бүгенге форумда урын алыр, ул нәтиҗәле узар, дигән ышаныч белдерде Илдар Халиков.
Саксония Премьер-министры урынбасары, икътисад, хезмәт һәм транспорт министры Свен Морлокның Татарстанга бу икенче сәфәре. Ул Татарстан белән Саксониянең көчле якларын санап, аларның әлеге төбәкләрнең бер-берсен тулыландыруына хезмәт итүен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, Алманиянең бу төбәге инновацион технологияләр үсешенә, энергия саклау, автомобиль, авиация төзелешенә, нефть химиясе, микроэлектроника, нанотехнологияләр кебек юнәлешләргә зур игътибар бирә. Биредә фәнни тикшеренү өлкәсендә дә зур күрсәткечләргә ирешелгән. Ул алга таба хезмәттәшлектә ике төбәк вузлары арасында ныклы элемтәләргә аерым урын бирергә кирәклеген искәртте.
Бүген көннең икенче яртысында форумда катнашучылар адреслы очрашулар уздыра. Шулай ук “Машина төзелеше һәм авиакосмик сәнәгать өчен нәтиҗәле технологияләр”,“Төзелеш сәнәгатендә полимер материаллар” дигән форумнар узачак. Кичен Татарстан-Саксония эшче төркеменең VΙ уртак утырышында аларга йомгак ясалыр дип көтелә.
Саксония делегациясенең 20 октябрьгә каралган сәфәр программасы 4 юнәлешне берләштерә. Ул рәсми делегация, “Автомобиль төзелеше өчен нәтиҗәле технологияләр” дигән беренче төркем, “Авиатөзелеш өчен нәтиҗәле технологияләр” дигән икенче төркем һәм “Төзелеш сәнәгатендә полимер компонентлар” дигән өченче төркем өчен аерым каралган. Төркемнәрнең “Айнес Системс” уртак предприятиесендә, “Казан электр техникасы заводы”нда, “Казан вертолет заводы”, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”ндә, “Казан мотор төзү заводы”нда, “Татнефтехиминвест-холдинг” предприятиеләрендә, “Казан оргсинтез заводы”нда, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында булуы планлаштырыла.