Августта "Түбән Кама Шин" ААҖ 1,356 миллиард сумлык тауар продукциясе җитештергән

Августта "Түбән Кама Шин" ААҖ 1,356 миллиард сумлык тауар продукциясе җитештергән

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Әнвәр Минһаҗев). Августта "Түбән Кама Шин" ААҖ 1,356 миллиард сумлык тауар продукциясе җитештергән (1,297 миллиард сумлык планлаштырылган булган). Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, продукция сату үсеше 2004 елның шул чоры белән чагыштырганда 126,5 процент тәшкил иткән, ә 1,344 миллиард сум планлаштырылган булган, үсеш - 1,436 миллиард сум.

Августта компания 1,024 миллион шин чыгарган: 372,5 меңе йөк машинасы өчен, ә 621,9 меңе җиңел машиналар өчен. Шин җитештерү үсеше 100,4 процент тәшкил иткән. "Түбән Кама Шин" ААҖ тауар продукция җитештерү күләме үсеше 2004 елның шул чоры белән чагыштырганда 112,6 процент тәшкил иткән. Ел башыннан тауар продукциясе күләме 8,606 миллиард сум, сату күләме 8,948 миллиард сум тәшкил иткән. Продукция сату үсеше 2004 елның шул чоры белән чагыштырганда, 114,3 процент булган. Ел башыннан җитештерү индексы 100, 9 процент тәшкил иткән.