Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Тайеб Җәвад икътисади хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште
Татарстан нефть химиясе, машина төзелеше һәм фармацевтика продукциясен экспортка чыгаруны киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сәет Тайеб Җәвад белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
«Яклар Россия-Әфганстан мөнәсәбәтләре кысаларында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты», — дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстандагы кайбер компанияләрнең Әфганстанда эшләү тәҗрибәсе бар инде, алар арасында КАМАЗ, Казан вертолет заводы, КЭР-холдингны атап үтәргә мөмкин. Татарстан нефть химиясе, машина төзелеше һәм фармацевтика продукциясен экспортка чыгаруны киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә.
Моннан тыш, икътисади хезмәттәшлекне җайга салырга «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме (анда Әфганстан да керә) кысаларындагы эшчәнлек тә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз