news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә яшәүчеләрнең торак-коммуналь түләүләр өчен 1200 000 сум бурычы җыелган

Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләрнең бурыч өлеше иң күбе, алар барлык хезмәтләр өчен 967 мең сум тиеш,

(Чирмешән, 19 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында яшәүчеләрнең торак-коммуналь түләүләр буенча 1 200 000 сумнан да артык бурычы җыелган. Ел башына бу хезмәтләр өчен бер миллион 400 мең сум тирәсе бурычлы булганнар.

Иң зур бурыч каты көнкүреш калдыклары өчен җыелган, ул — 649 мең сум. Су өчен халык 275 мең сум тиеш, торак милекчеләре ширкәтенә бурыч 280 мең сум тәшкил итә.

Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләрнең бурыч өлеше иң күбе, алар барлык хезмәтләр өчен 967 мең сум тиеш, шуның 435 мең сумы — каты көнкүреш калдыклары чыгарган өчен, 251 мең сумы — чиста су өчен, 280 мең сумы — торак милекчеләре ширкәте хезмәтләренә. Дөрес, бу авыл җирлегенең бурычлары бераз кимегән, ел башында ул бер миллион сумнан да артыграк булган.

«Татэнергосбыт» җәмгыятеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Лашман авыл җирлеге халкы әлеге хезмәтләр өчен 40 мең сум тиеш, бәркәтәлеләрнең бурычлары — 33 мең сум, түбәнкармалкалыларның — 31 мең сумнан артыграк. Ел башы белән чагыштырганда, аларда да, бурычлар бераз кимегән.

Ә менә Ивашкино, Кармыш, Мордва Афонькәсе, Яңа Элмәле, Шешмика авыл җирлекләрендә бик төгәл халык яши, алар бурычлы булырга яратмый, торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләп баралар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100