Татарстан Согуд Гәрабстаны белән икътисади партнерлыкны үстерергә тели - Рөстәм Миңнеханов

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Согуд Гарәбстаны вице-премьеры - оборона министры белән очрашты

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»).  Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы Согуд Гарәбстаны белән икътисади партнерлыкны үстерергә тели. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны вице-премьеры - оборона министры, варис принц урынбасары Мөхәммәд бен Сәлман Әл Согуд белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Санкт-Петербургта узды, Рөстәм Миңнеханов анда эш сәфәре кыла, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.

Без Россия-Согуд Гарәбстаны дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге өчен илебез җитәкчелегенә ихтирамлы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 2015 елның 11 июнендә Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узды, анда Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Мәдәни әфәнде катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икътисади мөмкинлекләре турында, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләре продукциясен җибәрү мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. Бу – шул исәптән «КАМАЗ» автомобильләре, вертолет төзелеше, суднолар төзелеше продукциясе, шулай ук нефть-газ чыгару җайланмалары һәм бөтендөнья стандартларына туры килә торган башка продукция.