Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Түбән Каманефтехим” кече һәм урта бизнес предприятиеләре белән хезмәттәшлек үстерергә тели
“Түбән Каманефтехим” кече һәм урта бизнес предприятиеләре белән хезмәттәшлек үстерергә тели
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Альбина Нигъмәтуллина). 20 июнь көнне ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы “Түбән Каманефтехим” ААҖ һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә Түбән Камада “Түбән Каманефтехим” ААҖнең Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә, шулай ук Түбән Кама сәнәгать округын тәкъдир итү уздыра.
ТР Сәүдә-сәнгать палатасында хәбәр итүләренчә, киңәшмәдә каралачак төп мәсьәләләрнең берсе “Түбән Каманефтехим” ААҖ продукциясен Татарстанның кече һәм урта нефть-химия тармагы предприятиеләренә туры җибәрүне тәэмин итү булачак.
Киңәшмәдә ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы генераль директоры Гөлнара Сергеева, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ, “ТР Кече бизнес лизинг компаниясе” ҖЧҖ, “Серго исемендәге завод” производство берләшмәсе ФДУП, “Экофарм” ҖЧҖ (Казан), “Кама полимер материаллар заводы” ҖЧҖ һәм Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга һәм Әлмәтнең башка предприятие вәкилләре катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз