Төбәкләр үсеше министрлыгында җирле үзидарә проблемаларына багышланган киңәшмә узачак

Аның эшендә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин да катнаша
(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү. Иртәгә РФ Төбәкләр үсеше министрлыгында әнә шул темага киңәшмә узачак. Аның эшендә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, Муниципаль берәмлекләр советы рәисе, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Минсәгыйть Шакировның да катнашуы көтелә, дип хәбәр итә икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Муниципаль берәмлекләрнең уставларын теркәү һәм җирле хокукый актлар регистрын алып бару белән бәйле проблемалар, муниципаль берәмлекләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә җирле үзидарәләр вәкаләтләрен тормышка ашыру, муниципаль берәмлектә социаль өлкә, икътисадның торышы буенча статистика күрсәткечләрен җыю һәм тапшыруда җирле үзидарә органнарының федераль органнар белән хезмәттәшлеге, җирле үзидарә органнарының җәмәгать тәртибен саклауда катнашу формалары - киңәшмәнең көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең кайберләре әнә шулар.

Киңәшмә кысаларында Төбәкләр үсеше, Юстиция, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Дәүләт статистикасы федераль хезмәте, төбәкләрнең дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары вәкилләренең чыгышлары планлаштырылган.