Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^“КамАЗ” 2010 елга кадәр үсеш программасын эшләде
^“КамАЗ” 2010 елга кадәр үсеш программасын эшләде
(Чаллы, 19 май, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). “КамАЗ” ААҖ 2010 елга кадәр “Мастер-270” дип атала торган предприятие үсеше программасын эшләде. “2” саны автогигантның еллык керемен ике тапкыр арттыруны аңлата, “7” – чиста керем буенча рентабельлекне 7 процентка арттыру, “0” – озак вакытлы кредит һәм займнар буенча бурычлылыкның булмавы.
2010 елга сатудан кергән табыш елына 2 миллиард сумнан 12,6 миллиард сумга артыр, дип ниятләнә. Чиста керем 2005 ел йомгаклары буенча 306 миллион сумнан 8,6 миллиард сумга үсәчәк. Йөк машиналарын сату быелгы 31 меңнән 52600гә кадәр артачак. “Мастер-270” программасының Россия икътисадының оптимистик тотрыклы һәм алгарышлы үсеше версиясе буенча эшләнүе ассызыклана. Аны гамәлгә ашыру федераль хөкүмәт тарафыннан “КамАЗ” ААҖ ясаган тәкъдимнәр расланган очракта мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз