news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чүп яндыру заводы планлаштырылган вакытка төзеләчәк

РФ Финанс министрлыгы Россиядә 25 чүп заводы төзелү датасын күчерергә тәкъдим итте.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казанда калдыкларны термик эшкәртү заводы, РФ Финанс министрлыгының Россиядә 25 чүп заводы төзелү датасын күчерергә тәкъдим итүенә карамастан, планлаштырылган сроклар нигезендә төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына калдыкларны утильләштерү буенча яңа предприятиеләр төзергә тиешле «РТ-Инвест» компаниясендә хәбәр иттеләр.

«Казанда чүп яндыру заводын тапшыру вакыты элеккечә— 2023 елга кала», - дип искәртте компания башлыгы. 

Элегрәк РФ Финанс министрлыгы «Ростех» дәүләт корпорациясе бүлендек оешмасы — «РТ-Инвест» компаниясенең каты коммуналь калдыкларны яндыру буенча 25 яңа заводына дәүләт ярдәме турындагы карарны туктатып торуны әйткән иде. Мәскәү өлкәсе һәм Татарстанда компаниянең шундый беренче биш проектын кичектерү тәкъдим ителде. Ведомство башлыгы урынбасары хатына сылтама белән тиешле тәкъдим турында РБК хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100