news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР җитәкчелеге ритейлерлар белән бәяләрне хәзерге дәрәҗәдә саклау турында килеште

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында, әгәр азык-төлеккә бәяләрне күтәрсәләр, кибетләрне тикшерәчәкләре хакында хәбәр иткәннәр иде инде.

ТР җитәкчелеге ритейлерлар белән бәяләрне хәзерге дәрәҗәдә саклау турында килеште
архив/Султан Исхаков

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан җитәкчелеге ритейлерлар белән бәяләрне хәзерге дәрәҗәдә саклау турында килеште. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән бәяләрне арттыруга юл куярга ярамаганлыгы турында аңлату эшләре үткәрелде. Килеп туган вазгыятьтә бәяләр белән спекуляция ясауга юл куймаска кирәк. Татарстан Президентының шундый күрсәтмәсе бар», - дип өстәде ул.

Кичә кич сәүдә челтәрләрендә сатып алучылар саны сизелерлек кимеде. «Без республикада яшәүчеләрне ыгы-зыгыга бирелмәскә һәм бу мәсьәләдә сак булырга чакырабыз. Продукция җитәрлек», - дип искәртте Галимова.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында, әгәр азык-төлеккә бәяләрне күтәрсәләр, кибетләрне тикшерәчәкләре хакында хәбәр иткәннәр иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot