news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2015 елда Горький тимер юлы торак төзүгә 63,8 млн сум сарыф итәчәк

«Можга», «Арча», «Биектау», «Шәмәрдан» һ.б. станцияләрдә проект-тикшерү эшләре үткәрү планлаштырыла

 (Казан, 19 март, «Татар-информ»). Быел Горький тимер юлының технологик торак төзелеше һәм сатып алу программасы буенча инвестицияләр күләме 63,8 млн сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә магистральның рәсми сайтында.

2015 елда “Сарапул” станциясендә 12 фатирлы торак йорт төзү планлаштырыла. Моннан тыш, «Можга», «Арча», «Биектау», «Шәмәрдан» станцияләрендә 4 фатирлы һәм “Бисертский завод” станциясендә 2 фатирлы тораклар төзү өчен проект-тикшерү эшләре үткәрү ниятләнә. Бу максатларга 41,9 млн сум сарыф ителәчәк,тагын 21,9 миллион сум - Горький тимер юлы хезмәткәрләренә торак сатып алуга.

news_right_1
news_right_2
news_bot