news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бурычлы затларга коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия бирергә ниятлиләр

Хәзерге вакытта субсидияләрне 5,4 процентка якын гаилә ала.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россиядә бурычы җыелган аз керемле гаиләләргә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү өчен субсидия бирергә тәкъдим иттеләр.

РФ Иҗтимагый палатасы һәм «ЖКХ-Контроль» коммерцияле булмаган партнерлыгы шундый инициатива белән чыккан һәм РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга шул хакта хат юллаган.

Хәзерге вакытта торак-коммуналь хезмәтләренә ике айлык бурычлары җыелган очракта гражданнар субсидия алудан туктый.

«Бурычы булган гражданнар өчен субсидия бирүне туктату йомык боҗра хасил булуга китерә», - дип белдерде әлеге инициативаның авторы — РФ Иҗтимагый палатасының ТКХ, төзелеш һәм юллар комиссиясе башлыгы, «ЖКХ-Контроль» коммерцияле булмаган партнерлыгы башкарма директоры җитәкчесе Светлана Разворотнева.

Аның сүзләренчә, гражданин бурычы булган очракта субсидия ала алмый һәм аңа субсидия түләнмәгәнлектән, ул әҗәтен капларлык хәлдә түгел.

Моннан тыш, документ авторлары ярдәм алу хокукын билгели торган гаилә керемен бәяләү алымын үзгәртергә тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100