news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Керемнәрнең туксанчы еллардан бирле бу дәрәҗәдә кимегәне юк иде

Кыенлыкларга да карамастан, Татарстан планлаштырылган барлык программалар һәм илкүләм проектларны да гамәлгә ашырды.

Рөстәм Миңнеханов: Керемнәрнең туксанчы еллардан бирле бу дәрәҗәдә кимегәне юк иде
https://tatarstan.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Covid-19 пандемиясе аркасында, 2020 елда Татарстанда керемнәр узган гасырның туксанынчы елларындагы дәрәҗәгә кадәр кимегән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәр советы сессиясендә шулай дип белдерде.

«Ел безнең өчен бик катлаулы булды, мин эшләгән вакытта — туксанынчы еллардан бирле бездә керемнәрнең бу дәрәҗәдә кимегәне юк иде әле. Безнең бюджетларның балансын саклау өчен федераль ярдәм булмаса нишләр идек икән?» — диде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, ничек кенә катлаулы булмасын, республикада планлаштырылган барлык объектлар да сафка бастырылды, программалар һәм илкүләм проектлар гамәлгә ашырылды.

«Тулаем алганда, пандемиягә дә карамастан, 2019 һәм 2020 елларның нәтиҗәләре бертөрле булды», — дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100