news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссия алуны тыю идеясен хуплады

Хәзер ничек түләүгә карамастан, 0,5-2 процент комиссия алына.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссиясен тыю идеясен бәяләде һәм тиешле тәкъдимне карарга ризалашты. Бу хакта дәүләт башлыгы РФ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов белән очрашуда әйтте. Бу турыда Sputnik радиосы хәбәр итә.

РФ Президенты белән әңгәмәдә депутат билгеләп үткәнчә, ТКХ хезмәтләре өчен түләгәндә банк комиссиясе еш кына гражданнарда канәгатьсезлек тудыра. «Бу вакытында түләүче кешеләрдә, беренче чиратта, пенсионерларда комиссия өлешендә шундый өстәмә йөкләнеш канәгатьсезлек тудыра», — диде ул.

Хәзер ничек түләүгә (акчалата, дистанцион, банкомат аша) карамастан, 0,5-2 процент комиссия алына.

Неверов сүзләренчә, комиссияне гамәлдән чыгару мәсьәләсе Россия Банкы белән эшләнгән инде, өстәвенә регулятор бу инициативаны хуплады.

Нәтиҗәдә, Путин парламентарийларга ТКХ хезмәтләре өчен түләгәндә банк комиссиясен гамәлдән чыгару өчен кирәкле тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100