news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада нефть чыгару күләме кимегән

Быел Алабуга нефтьчеләре 16 яңа нефть скважинасын кертергә һәм алардан 21 мең тоннадан да ким булмаган дәрәҗәдә нефть чыгарырга ниятли.

(Алабуга, 19 февраль, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабуга нефтьчеләре былтыр 1960 мең тонна нефть чыгаруга ирешкән. Бу 2015 елдагы күләмгә караганда 1,4 процентка ким. “Прикамнефть” идарәсенең башлыгының урынбасары Михаил Вьюков шундый саннар китерде, дип яза "Алабуга нуры" газетасы.

– Нефть бәясе тиз үзгәрә, аның төшүе 2016 ел башында компания эшчәнлегенең хуҗалык планнарын кире карарга мәҗбүр итте, – диде ул. Операция чыгымнарын 10 процентка, капитал кертемнәрне 30 процентка киметергә туры килде.

Бүген “Прикамнефть” идарәсе 22 нефть чыганагында эш алып бара. Аларның күбесендә эш тәмамлану алдында. Быел Алабуга нефтьчеләре 16 яңа нефть скважинасын кертергә һәм алардан 21 мең тоннадан да ким булмаган дәрәҗәдә нефть чыгарырга ниятли, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot