420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүгенге көндә республикада күп фатирлы йортларның 41 проценты эскроу-счетларсыз төзелә.
Бу турыда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
«Бездә төзелеш мәйданының 41 проценты иске кагыйдәләр буенча төзелә. Бу — 800 мең квадрат метр тирәсе. Калган 59 проценты эскроу-счетлар белән проект финанславы аша төзелә», — диде Илшат Гыймаев.
Министр урынбасары сүзләренчә, проект финанславыннан башка төзелгән биналар да республика хакимияте контролендә тора. Ул Татарстанда киләчәктә алданган өлешчеләр проблемасы килеп чыкмас дип ышандырды.