news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин: «Мелодия» торак комплексын быел төзеп бетерергә планлаштырабыз

Йорт буенча төзелеш эшләре күп түгел, әмма парковкасында эш күләме зур

Рөстәм Нигъмәтуллин: «Мелодия» торак комплексын быел төзеп бетерергә планлаштырабыз
https://tatarstan.ru/

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге «Мелодия» торак комплексының 2021 ел азагына төзелеп бетәсенә өметләнә.

«Узган ел Казанда яңа проблемалы объект барлыкка килде. Ул - „Пик+“ оешмасының Комиссар Габишев урамындагы „Мелодия“ торак комплексы. Хәзерге вакытта төзү эшләре ничектер бара, әмма түбән темплар аркасында өлешчеләргә фатир бирү срогы үтте», — диде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта.

«Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды» төзүче оешманы банкрот дип игълан итү өчен судка биргән. Спикер сүзләренчә, банкротлык процедурасын кертү — төзелешне тәмамлау буенча федераль ярдәм механизмын куллану өчен кирәкле шарт. Төзүче оешма җитәкчелегенә карата Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

«Әгәр барлык юридик процедураларны җиренә җиткереп үтсәк, агымдагы елда бу объектны тәмамлыйбыз. Йорт буенча төзелеш эшләре күп түгел, әмма парковкасында эш күләме зур», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ул ел азагына Татарстандагы барлык проблемалы объектларны төзеп бетерү бурычы куелуына басым ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100