news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иван Новиков: Россиядә алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәмен чикләү ихтималы бар

Татарстанның Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры проблемалы объектларда еш кына күп фатирлар инвесторларныкы булуын әйтте.

Иван Новиков: Россиядә алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәмен чикләү ихтималы бар
Рамил Гали

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россиядә алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәме белән фатир бирүне чикләү ихтималы федераль дәрәҗәдә карала.

Бу турыда Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков әйтте.

«Проблемалы объектларны төзеп бетерү өчен бюджет акчасы тотылу сәбәпле, гамәлдәге законга үзгәрешләр кертү һәм өлешчеләргә чикләнгән күләмдә фатир бирү варианты федераль дәрәҗәдә карала», — диде Иван Новиков.

Аның фикеренчә, әлеге мәсьәлә кертемнәрне иминләштерү схемасы кебек эшләргә тиеш. Ягъни, ул өлешчегә ярдәм нигезендә тапшырылырга тиешле мәйданны билгеләп, калган өлешен эшмәкәрлек рискы буларак бәяләүне күздә тота.

«Билгеле булганча, проблемалы объектларда еш кына күп фатирлар инвесторларныкы. Алар я юридик затлар, я алга таба сату өчен торак алган кешеләр», — диде Иван Новиков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100