news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә биш ел эчендә беренче тапкыр җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнә

Шәһәр маршрут транспортында йөрү тарифы 20 гыйнвардан артачак.

Бөгелмәдә биш ел эчендә беренче тапкыр җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнә

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмәдә җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачак.

«Бугульминская газета»сы хәбәр иткәнчә, акча, банк картасы һәм транспорт картасы белән йөрү бәясе 25 сумга төшәчәк, ә Бердәм социаль юл билеты буенча түләгәндә 18 сум булачак.

Мондый бәяләр 2021 елның 20 гыйнварыннан гамәлдә булачак. Бөгелмәдә юл тарифы 2016 елның августыннан үзгәрмәде.

14 гыйнварда Бөгелмәдә шәһәр автобус маршрутлары арасында пассажирлар ташуга ачык конкурс үткәрелде һәм яңа муниципаль килешү төзеделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot