news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вертолет заводының яңа җитәкчесе итеп Алексей Белых билгеләнде

Яңа идарәче директор предприятиенең максаты итеп җитештерелгән КВЗ машиналарының экспортын арттыруны атады.

Казан вертолет заводының яңа җитәкчесе итеп Алексей Белых билгеләнде
«Россия Вертолетлары» холдингы матбугат хезмәте

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Казан вертолет заводының яңа идарәче директоры итеп Алексей Белых билгеләнде. Тиешле карарны предприятиенең Директорлар советы кабул итте, дип хәбәр итә «Россия Вертолетлары» холдингы матбугат хезмәте.

КВЗны җитәкләүче Юрий Пустовгаров 2018 елның февраленнән яклар килешүе буенча посттан китте. Хәзер ул «Россия вертолетлары» генераль директоры киңәшчесе булып эшли.

Холдинг гендиректоры Андрей Богинский завод директоры постында Пустовгаровның тырышлыгын бәяләп үтте һәм аңа хәзерге вакытта предприятиенең финанс хәлен тотрыкландырырга, перспективалы продукцияне үзләштерергә һәм җитештерелгән КВЗ машиналарын эчке һәм тышкы базарларга чыгарырга туры килүен искәртте.

«Алда Казан вертолетларын китерү күләмнәрен киңәйтү буенча зур эш тора. Бүген Ми-38 һәм „Ансатлар“ турында бөтен дөнья белә, безнең бурыч — КВЗ җитештергән продукциянең экспорт потенциалын арттыру. Бу уңайдан „Ансат“ вертолетын модернизацияләү мәсьәләсе актуаль булып кала…>», — диде яңа идарәче директор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100