news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстанда электр энергиясе өчен исәп бердәм түләү документына кертеләчәк

2019 елның 11 ае эчендә бердәм исәп-хисап үзәге аша 36,7 млрд сум акча җыелган, аның 60 проценты коммуналь хезмәтләргә туры килгән.

2020 елда Татарстанда электр энергиясе өчен исәп бердәм түләү документына кертеләчәк
Рамиль Гали

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 2020 елда электр энергиясе өчен исәп бердәм түләү документына кертеләчәк. Сынау режимында механизм бу айда Саба районында эшли башлаячак. Бу хакта журналистларга «Татэнергосбыт»ның биллинг буенча директор урынбасары Роберт Хәбибуллин сөйләде.

«Февральдә Алабуга һәм Менделеевск булачак. Март аеннан бөтен республика буенча электр энергиясе күрсәтелгән бердәм квитанция алачакбыз», — диде ул. Шулай итеп, бердәм түләү документына әлегә газ хисабы гына кермәячәк.

Компания планнары турында сөйләгәндә, ул шулай ук, киләсе елның 1нче кварталында Бердәм исәп-хисап үзәгенең 4 территориаль офисын «Татэнергосбыт» офисларына күчерү планлаштырылуын әйтте. Шулай ук Казан, Чаллы һәм Түбән Камада халыкны кабул итү шартларын яхшырту мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк булачак.



Галерея: Предварительные итоги работы АО «Татэнергосбыт» за 2019 год
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100