Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада “Эшмәкәрлек фабрикасы” яңа курслар оештыра
Бушлай программаны "Минем бизнес" милли проекты кысаларында тормышка ашыралар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада “Эшмәкәрлек фабрикасы” федераль проекты кысаларында узачак курсларга сайлап алу башланды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бушлай программаны "Минем бизнес" милли проекты кысаларында тормышка ашыралар. Булачак эшкуарларның остазлары – бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр.
Курслар 10 атна дәвам итә. Әлеге курс сезгә кирәкме-юкмы икәнлеген аңлау өчен, тест узарга кирәк. Шуннан электрон почтагызга тест нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәр җибәреләчәк.
Курслар турында мәгълүматны 8 927 042 01 16 номерына шалтыратып яки fpnizhnekamsk@bk.ru электрон почтасы аша белешергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз