news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фондында пенсияне арттыруның нәтиҗәле ысулы турында сөйләделәр

Пенсия яшенә җиткән, әмма хезмәт пенсиясен билгеләү өчен мөрәҗәгать итмәгәннәр өчен аерым шартлар бар.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр дәүләт финанславы программасында катнашсалар, пенсия тупланмаларын арттырырга мөмкин.

Фондта аңлатуларынча, дәүләт финанславы беренче түләү вакытыннан ун ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Бу турыда Россия Пенсия фондының Чиләбе өлкәсе бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә

«Әгәр гражданин үз пенсиясенең тупланма өлешенә 2000дән 12 000 сумга кадәр өстәмә иминият кертемнәре күчерсә, дәүләт бу акчаларны икеләтә арттыра, кешенең шәхси хисабына шундый ук сумма күчерелә», — диделәр Россия пенсия фондында.

Пенсия яшенә җиткән, әмма хезмәт пенсиясен билгеләү өчен мөрәҗәгать итмәгәннәр өчен аерым шартлар бар. Бу очракта дәүләт финанславы күләме дүрт тапкырга арта.

Пенсиянең тупланма өлешен фонд сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта карап барырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100