news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пандемия вакытында Татарстан эшмәкәрләренә 30 төрле дәүләт ярдәме күрсәтелгән

Эшмәкәрләргә ярдәмнең бер өлеше федераль үзәктән тәкъдим ителгән.

Пандемия вакытында Татарстан эшмәкәрләренә 30 төрле дәүләт ярдәме күрсәтелгән
tatarstan.ru

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Пандемия вакытында Татарстан эшмәкәрләре өчен 30дан артык дәүләт ярдәме гамәлдә булган. Бу — мөлкәт, финанс ярдәме һәм бушлай консультация, белем бирү программалары. Бу хакта Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

Эшмәкәрләргә ярдәмнең бер өлеше федераль үзәктән тәкъдим ителгән. 47 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрләргә салым түләү сроклары озайтылган, шул исәптән 30 меңнән артыгына иминият взносларын түләү озайтылган. Шулай ук 40 меңнән артык эшмәкәргә кичектергесез ихтыяҗлар өчен тулаем 2,6 млрд сумга субсидияләр бирелгән.

2019 елда 143,2 млн сум түләнгән салымнарның пандемия вакытында 139,9 млн сумы кире кайтарылган. 2 меңнән артык эшмәкәрнең 16,7 млрд сумлык кредитлары реструктуризацияләнгән. 2 процентка кадәрле ставка белән 5412 ташламалы кредит бирелгән. Татарстанда бирелгән ташламалы кредитларның тулаем суммасы 14,7 млрд сум тәшкил иткән

«Федераль ярдәм чаралары, нигездә, иң күп зыян күргән тармаклар исемлегенә кергән предприятиеләргә каралган иде. Исемлеккә кермәгән, ләкин кризис йогынтысын тойган күп кенә эшмәкәрләр өчен Татарстан Президенты тарафыннан ярдәм чаралары пакеты булдырылды. Агымдагы елда ташламалы микрозаймнарга, кредитлар буенча поручительлекләргә һәм субсидияләргә 1,7 млрд сумга якын акча күчерелде», — дип әйтте Татарстанның икътисад министры.

Татарстанның икътисад министры биргән мәгълүмат буенча, 2020 елның 10 августына Татарстан Республикасында якынча 150 мең кече һәм урта эшмәкәр эшчәнлек алып бара. Аларда 530,3 меңнән артык кеше эшли. Үзмәшгуль гражданнарны исәпкә алып, кече бизнес секторында мәшгульләр саны 604,5 меңнән артып китә, ягъни республикада яшәүче һәр 3 кеше кече һәм урта эшмәкәрлек секторында мәшгуль.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урында тора, Россия Федерациясендә — 7 нче урында. Республика икътисадында эшмәкәрлек өлеше арта, хәзер ул 26 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100