news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт министрлыгы гаилә сәфәрләрен субсидияләргә тәкъдим итте

Проект Россия икътисадын торгызуның гомум илкүләм планы кысаларында эшләнгән.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). РФ Транспорт министрлыгы эчке туризмны үстерү максатыннан ерак араларга йөрүче поездларда купеда гаилә сәфәрләренә сатып алуларга ташламалы тарифларны субсидияләү турында проект әзерләде. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып  чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Проект Россия икътисадын торгызуның гомум илкүләм планы кысаларында эшләнгән. «Ташламалы тарифны билгеләү туристик максатларда йөрү өчен билетлар сатып алганда стимуллаштыра торган характерга ия булачак», - дип аңлата ведомство. 

news_right_1
news_right_2
news_bot