Россиядә август аена миллионга кадәр предприятие ябылу ихтималы бар

Кече бизнесның хәле начараю үзмәшгульләр санының кискен артуына китерергә мөмкин.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Россиядә агымдагы елның августына кадәр миллион кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты ябылачак. Бу хакта «Известия» газетасы «Россия таянычы», Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Эшлекле Россия» мәгълүматларына сылтама белән яза.

«Россия таянычы» җитәкчесе Александр Калинин билгеләп үткәнчә, ил бизнесы бүгенге кебек кыенлыкларга очраганы булмаган.

«2019 елның августыннан 2020 елның августына кадәр 1 млн кече предприятие ябылырга мөмкин», – дип кисәтә ул һәм август аенда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны буенча статистика барлыкка килүен аңлатты. Бу мәгълүматларны Федераль салым хезмәте кече һәм урта бизнес бердәм реестры сайтында бастыра.

РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин «Россия таянычы» фаразы белән килеште һәм агымдагы кризис кече бизнес хәле өчен борчылырга мәҗбүр итә, дип белдерде. Хәер, ул икътисади вазгыять начарлану сәбәпле, үзләрен элек кече бизнес вәкилләре дип санаган үзмәшгульләр саны кинәт һәм тиз арада артачак, дип фаразлады.