news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чит ил турларына бәяләр арта башлаган

Гыйнвар аенда Татарстанда чит ил турлары, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 3,6 процентка кыйммәтләнгән.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Чит илләргә бару кыйммәтләнә.  Гыйнвар аенда Татарстанда чит ил турлары узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 3,6 процентка кыйммәтләнде, дип хәбәр итә Россия Банкы бүлеге — Татарстан Республикасы Милли банкының матбугат хезмәте.

Декабрь аенда бәяләр узган елдагыга караганда бер процентка дип әйтерлек арзанрак иде. Чит ил сәфәрләренә булган ихтыяҗ бәя артуга китерде, чөнки чит ил курортларында эпидемия чикләүләре киметелде.

Моннан алдарак Татарстанда 2022 елның гыйнварында еллык инфляциянең 8,9 процентка кадәр артуы турында хәбәр ителгән иде. 2021 елның декабрендә ул 8,7 процент булган.

«Республикада бәяләр динамикасына яшелчә һәм җиләк-җимеш тәкъдим итүчеләрнең кимүе, шулай ук товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең чыгымнары артуы йогынты ясады», — дип аңлата Милли банк белгечләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100