news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда АИ-98 бензинына бәяләр тотрыклыланды

АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бер литры өчен уртача бәя узган атнада 11 һәм 14 тиенгә арткан.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Александр Хевронин). 4 февральдән 11 февральгә кадәр Казанда АИ-98 маркалы бензинның уртача бәяләре үзгәрмәде.

Хәзер аның бер литры 58,6 сум тора. Әлеге мәгълүматларны Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы игълан итте.

Шул ук вакытта АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бер литры өчен уртача бәя узган атнада 11 һәм 14 тиенгә арткан. Моннан тыш дизель ягулыгы да кыйммәтләнде. Аның уртача бәясе бер литр өчен 10 тиенгә арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot