news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарифларны 1 гыйнвардан үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Тарифлар июль аеннан үзгәрә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тарифларны 1 июльдән түгел, ә 1 гыйнвардан үзгәртү зарурлыгын аңлатты.

«Цикллылыкны бетерү өчен, без тарифларны 1 июльдән түгел, ә 1 гыйнвардан билгеләү яхшырак, дип саныйбыз. Әмма бу федераль органнарның өстенлекле хокукы. Без бу мәсьәләне закон чыгару инициативасы тәртибендә генә күтәрә алабыз», — диде докладчы ведомствоның коллегия утырышында.

Груничев билгеләп үткәнчә, бу «цикллылык» чыгымнары (җитештерү һәм куллану күләме) тотрыклы булмаган кайбер предприятиеләрдә «чокырлар» барлыкка китерергә мөмкин.

«Нинди дә булса коммуналь хезмәт күрсәтү төрен сату күләмендә уңышсызлык тарифның кискен үсүенә китерергә мөмкин. Ә киләсе елда, күләмнәр артканда, кайбер факторларга бәйле рәвештә, мәсәлән, яңа торак файдалануга тапшыру булганда, бу тарифның кискен кимүенә китерә», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 1 июльдән Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсеше 4,4 проценттан артмаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100