news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр рейтингы төзелде

Эш бирүчеләр кайбер хезмәткәрләргә аена 200 мең сумга кадәр эш хакы тәкъдим итә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Superjob эш эзләү сервисы Казанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр рейтингын тәкъдим итте. Тикшеренү мәгълүматлары «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар.

«2021 ел башында Казанда иң югары хезмәт хакын „1С“ аналитигына тәкъдим итәләр. Тиешле таләпләргә туры килгән хезмәткәр 200 мең сумнан артык эш хакы алырга мөмкин», - дип искәртә рейтингны төзүчеләр.

Икенче урында – электр техникасы җиһазларын сату буенча белгеч, аңа 100 мең сум тәкъдим итәләр. Өченче урында – кибет администраторы (75 мең сум).

Алга таба исемлекне iOS мобиль операция системасына программа әзерләүчеләр (70 мең сум) дәвам итә. 5 позициядән торган рейтингны логистика менеджеры (70 мең сум) төгәлли.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда һәр эшсезгә бер вакансия туры килүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100