news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россиядә ел ахырына кадәр хезмәт хакы 1,5 процентка артачак

Хезмәт хакының артуына да карамастан, халыкның реаль керемнәре кими.

Путин: Россиядә ел ахырына кадәр хезмәт хакы 1,5 процентка артачак
архив/Егор Никитин

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Ел ахырына кадәр россиялеләрнең хезмәт хакы 1,5 процентка артачак, шул ук вакытта, РФ гражданнарының реаль керемнәре әлегә кими. РФ Президенты Владимир Путин туры элемтәдә шулай дип белдерде.

«Россиялеләрнең хезмәт хакы ел ахырына кадәр 1,5 процентка артачак. Шунысы кызганыч, халыкның реаль керемнәре кимүгә таба бара», - дип белдерде Владимир Путин.

Президенты сүзләренчә, реаль керемнәрнең кимүе 3 процентка якын тәшкил итәчәк. Бу шәхси эшкуарларның керемнәре азаю, пандемиянең тискәре нәтиҗәләре һәм башка сәбәпләр белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot