Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама социаль-икътисади үсештә уңышка ирешкән моношәһәрләр унлыгына керде
Шулай ук Чаллы, Тольятти, Первомайский, Губкин, Күмертау, Череповец, Костомукша, Невиномысск һәм Тутаев шәһәрләре — иң яхшылар рәтендә.
(Казан, 17 еоябрь, «Татар-информ»). Бүген, 17 ноябрьдә, Моношәһәрләрне үстерү фонды 2019 елда моношәһәрләр эшчәнлегенә онлайн-форматта йомгак ясады. Беренче унлыкка узган ел социаль-икътисади үсештә югары дәрәҗәгә ирешкән шәһәрләр керде. Алар арасында Түбән Кама да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук Чаллы, Тольятти, Первомайский, Губкин, Күмертау, Череповец, Костомукша, Невиномысск һәм Тутаев шәһәрләре — иң яхшылар рәтендә.
Моношәһәрләр фонды генераль директоры Ирина Макеева Түбән Каманы уңышы белән котлады һәм нефть химиясе сәнәгате башкаласының инвесторларны җәлеп итү үзәге булуын билгеләп үтте.
«Түбән Камада 2019 елда моношәһәрдә яшәүчеләрнең икътисадый хәлгә мөнәсәбәте яхшырды һәм КУЭ өлкәсендә эшмәкәрлек активлыгы артты», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз