news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар пособиесе өчен Татарстанга өстәмә рәвештә 1,3 миллиард сум акча биреләчәк

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык пособиеләрне 2020 елның июнендә түли башладылар.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләренә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр өчен өстәмә рәвештә 62 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 1,3 миллиард сумын Татарстан алачак. Шул хактагы боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

«Өстәмә финанслау ихтыяҗы әти-әниләре пособие алу хокукына ия балалар саны арту белән бәйле. Россиядә аларның саны 4,2 миллионнан артып китә», - дип искәрттеләр Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр Россия Президенты Владимир Путин указы белән быелның июнендә түләнә башлады. Айлык түләүнең күләме бер балага туры килгән төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә, бу якынча 5,5 мең сум дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100