news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бензин бәясе икенче атна рәттән арзаная

Дизель ягулыгының бәясе үзгәрешсез калган, аның литры 48,65 сум тәшкил итә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда узган атнада (6-13 сентябрь) бензинның уртача ваклап сату бәясе кимегән.

Республикада АИ-92 маркалы бензинның бәясе бер атна эчендә - 4 (хәзер аның литры 44,71 сум тора), АИ-95 – 6 (48,09 сум), АИ-98 маркалы бензин 2 тиенгә (56,78 сум) арзанайган.

Дизель ягулыгының бәясе үзгәрешсез калган, аның литры 48,65 сум тәшкил итә.

30 августтан 6 сентябрьгә кадәр шулай ук бензинның бер литры 13-14 тиенгә арзанайган иде. Шул рәвешле, Татарстанда бензин бәясе инде икенче атна рәттән түбән тәгәри. Моннан бер атна элек бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100