news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын арттыру турындагы указны имзалады

«Тәэмин итүче белгечләр» категориясендәге 3нче разрядлы белгечнең хезмәт хакы күләмен 1,03 тапкыр индексацияләячәкләр.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын арттыру турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең эш хаклары күләмен исәпләү өчен ТР башкарма хакимият органнары территориаль органнарында вазифаларның кече төркемендә „тәэмин итүче белгечләр“ категориясендәге 3нче разрядлы белгечнең вазифаи оклады күләмен 1,3 тапкыр индексацияләргә һәм ул 11 498 сум тәшкил итәчәк», - диелә документта.

Шул исәптән эшчәнлекне техник яктан тәэмин итүче республика дәүләт органнары хезмәткәрләренең дә эш хакларын арттырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100