news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга пенсия билгеләү тәртибендәге үзгәрешләр билгеле булды

Пенсиягә 25 процент өстәмә акча алу өчен, авылда яшәүне ел саен раслап тору таләп ителми.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 2022 елдан һәр пенсионер төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булмаган пенсия алачак. Гражданинга билгеләнгән пенсия күләме түбәнрәк булса, аңа бу төбәктә билгеләнгән минималь пенсия суммасына тулырлык итеп социаль өстәмә түләү каралган.

Эксперт Юлия Финогеновага сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, киләсе елның тагын бер яңалыгы — пенсия билгеләүгә гаризаны электрон рәвештә биреп була. Шул ук вакытта хезмәт стажын дәлилли торган документлар тапшырырга кирәк түгел. Алар барысы да пенсия фонды базасында була.

Билгеләнгән пенсиягә 25 процент өстәмә акча алу өчен, авылда яшәүне ел саен раслап тору таләп ителми.

Эш белән тәэмин итү үзәге эшсез калган кешеләргә вакытыннан алда картлык буенча пенсия билгеләгән очракта (2 елга иртәрәк), ул автомат рәвештә бирелә. Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, диде Финогенова.

Аның сүзләренчә, инвалидларга пенсия яшенә җиткәч картлык буенча бирелә торган хезмәт пенсиясе яки социаль пенсия дә автомат рәвештә билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100