news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 2021 елга хезмәт базарын торгызуны таләп итте

РФ Президенты чикләү чаралары йомшарганнан соң илдә кулланучылар ихтыяҗының яңадан торгызылуын билгеләп үтте.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенә 2021 елга хезмәт базарын тулысынча торгызу бурычын куйды. Әлеге йөкләмә федераль бюджет буенча киңәшмәдә бирелде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Хәзер безнең икътисади сәясәттә иң төп бурыч – эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен торгызу, кешеләргә эшләү, акча эшләү, үз гаиләләрен тәэмин итү мөмкинлеген бирү. Тагын бер кат басым ясап әйтәм, 2021 елда хезмәт базарын тулысынча торгызу бурычы үтәлергә тиеш», – диде Путин.

Ул бу максатка ирешү өчен, федераль бюджет мөмкинлекләрен дә кертеп, барлык инструментларны куллану мөһимлеген искәртте. РФ Президенты, шулай ук, озак сроклы стратегик планнарга, шул исәптән илкүләм проектларга өстәмә ресурслар җибәрү өчен тупланган тәҗрибәне исәпкә алуның мөһимлегенә игътибар итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot