news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан әниләре декрет ялында эшмәкәрлек буенча тренинг уза алачак

Тренинг Татарстанның Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә 21-25 июнь көннәрендә оештырыла.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә 21-25 июнь көннәрендә декрет ялындагы һәм шулай ук балигъ булмаган балалар тәрбияләүче әниләр өчен эшкуарлык буенча тренинг узачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үз эшләрен ачарга теләгән әниләр менеджмент,финанс һәм маркетинг өлкәсендә бушлай кирәкле белемнәр ала алачак. Шул ук вакытта катнашучылар үз бизнес-идеяләрен тормышка ашыру өчен акчалата грант оту мөмкинлегенә ия була.

Программа 2013 елдан бирле эшли, быел аны Россиянең алтмыштан артык төбәгендә үткәрәчәкләр. 2020 елда Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тренингны «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек  инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган эшкуарлар өчен программалар исемлегенә кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100