Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашты

Татарстан Президенты «Татнефть» җитәкчелегенә катлаулы икътисади шартларда әлеге проектны гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында мотор ягулыгының югары сыйфатлы төрләрен җитештерү өчен кирәкле ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашты. Бу хакта «Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» җитәкчелегенә нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде. «Бүген коронавирус таралу нәтиҗәсендә катлаулы вазгыять урнашты һәм икътисадта билгеле бер проблемалар килеп туды. Мондый вакыйгалар алга таба хәрәкәт итәргә омтылыш бирә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов үзенең сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, «ТАНЕКО» комплексында ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрү — «Татнефть» компаниясе тормышында чираттагы яңа чик. «Тулаем алганда, бу — эчке базарның тотрыклылыгын, икътисадны ныгытуга, илнең энергетик куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кертелгән зур өлеш», — дип искәртте Маганов.

«Татнефть» ААҖ генераль директоры соңгы ике айда компаниянең аеруча катлаулы, киеренке режимда эшләвен билгеләп үтте.

Наил Маганов коллективны яңа хезмәт җиңүе белән котлады һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.