2009 елга ТР бюджетына төзәтмәләр кертеләчәк һәм ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәк

ТР Хөкүмәте җитәкчесе дөньяви кризиска карамастан, республика дәрәҗәсендәге социаль йөкләмәләр үтәлде, дип ассызыклады
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Кичә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсе үтте.
Киңәшмәдә 2009 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты үтәлү нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР бюджетын формалаштыру буенча 2009 елга бурычлары буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачканда, 2009 елның 1 кварталында дөньяви финанс кризисының тискәре нәтиҗәләре Татарстанга йогынты ясавын билгеләп үтте. Сәнәгать производствосы индексы 84,1 процент, төзелеш күләме 91 процент тәшкил иткән.
ТР Хөкүмәте җитәкчесе сүзләренчә, ил җитәкчелеге һәм ТР Президенты тарафыннан чыгымнарны оптимальләштерү буенча катгый бурыч куелган. Инвестиция проектлары кыскартылачак яки өлешчә туктатылачак, дәүләт чыгымнары оптимальләштереләчәк, ә социаль өлкәне финанслау күләме киметелмәячәк. Федераль бюджетның үзгәрүен һәм Казанда булачак Универсиада объектларын финанслауны исәпкә алып, төзәтмәләр кертелгән ТР бюджеты ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәк. Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Сафиуллин салым керемнәре турында белдерде. Аның сүзләренчә, 2009 елның 1 кварталында республикада 40 млрд. сум тупланган, бу узган ел белән чагыштырганда өчтән бер тапкыр кимегән. 2009 елның 1 кварталында республиканың консолидацияләнгән бюджетына 16 млрд. сум акча кергән. ТР бюджеты 5,6 млрд. сум алып җиткермәгән.
“Кризис безнең алга яңа бурычлар куя. Безгә намуслы һәм намуссыз салым түләүчеләрне аерып карарга кирәк”, - дип белдерде Марат Сафиуллин.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, агымдагы елның 1 кварталында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 26 млрд. сум акча кергән, шул исәптә 17,2 млрд.сум – үз кереме, 8,8 млрд. сум - федераль акча.
Агымдагы елның 1 кварталында республика бюджетына 12,2 млрд. сум күләмендә үз кереме килгән яки еллык планның 14 проценты. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда республика бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 6,9 млрд. сумга яки 36 процентка кимегән. Җирле бюджетларга 5 млрд. сум күләмендә үз кереме килгән, бу еллык планның 20 процентын тәшкил итә.
“Шулай итеп, финанс кризисының тискәре нәтиҗәләре җирле бюджетлар белән чагыштырганда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешендә күбрәк чагыла”, - дип белдерде Радик Гайзатуллин.
Министр сүзләренчә, 2009 елның 1 кварталында республиканың консолидацияләнгән бюджетының чыгым өлеше 17 процентка үтәлгән. Касса чыгымнары 21,7 млрд. сум тәшкил иткән. Чыгымнар күләме 17,9 млрд. сум булган.
“2009 елгы федераль бюджетка үзгәрешләр өч укылышта кабул ителгән. Татарстан Республикасының 2009 ел бюджетына үзгәрешләр әзерләнә. Без барлык чыгымнар буенча сметаларны җентекләп анализладык”, - диде Радик Гайзатуллин. Аның сүзләренчә, социаль түләүләр тулы күләмдә финансланачак. Агымдагы чыгымнар 20 процентка кыскартылачак. Ә инвестиция программалары 2009 елда кыскартылачак яки өлешчә туктатылачак.