news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тавык итенә бәя артуның законлылыгын тикшерәчәкләр

2021 елның февраль аенда тавык итенә бәя 6,2 процентка күтәрелгән.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе республикада февраль аенда тавык итенең бәясе артуының законлылыгын тикшерә. Аларның мәгълүматлары буенча, продукт бәясе 6,2 процентка арткан. Бу хакта федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь сөйләде.

«Без үзебезнең җитештерүчеләрне тикшерәбез. Тавык итенә бәя үзгәрүенең төп сәбәбе - билгеле бер урында кошларның баш саны кимүе, дип аңлаталар. Без әлегә бу фактның дөреслеген ачыклыйбыз», — диде спикер.

Соңгы айда республикада яшәүчеләр Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенә тавык ите, йомырка һәм икмәккә бәяләр артуга зарланган, диде ул.

Шул ук вакытта Татарстанда туңдырылган балык бәясе 5 проценттан артыкка күтәрелгән, шулай ук яшелчә һәм алма бәясе артуы күзәтелә. Ә көнбагыш мае, дөге, шикәр комы һәм тары ярмасы бәясе төшкән.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе онлайн-кибетләре эшчәнлеген өйрәнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100