news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә шикәр комы, йомырка һәм бәрәңге бәясе арткан

Декабрь уртасыннан шикәр бәясе төшкән, 24 февральдән 1 мартка кадәр бәяләр үзгәрмәгән, ә 2-9 мартта бәя 0,4 процентка күтәрелгән.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россиядә шикәр комы, йомырка һәм бәрәңге бәясе арткан. Узган атнада бәрәңге 2,6 процентка кыйммәтләнгән. Россия буенча тавык йомыркасының бәясе уртача 0,9 процентка күтәрелгән.

Статистка ведомствосы мәгълүматлары буенча Россиянең 62 төбәгендә тавык йомыркасы 0,1-0,9 процентка, унысында 2-9,8 процентка арткан, дүрт төбәктә бәя үзгәрмәгән, 9 субъектта бәя 0,1-0,7 процентка төшкән. Россиядә йомырка бәясе сентябрь башыннан гыйнвар башына кадәр 17 атна дәвамында арткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Россия буенча шикәр комы-шикәр бәясе 0,4 процентка кыйммәтләнгән», — дип хәбәр итә Росстат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100